Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җитәкчеләр җитезлектә, осталыкта көч сынашты

Яңа поселогында Тукай районы җитәкчеләре спартакиадасы узды. Анда депутатлар, район оешмалары һәм учреждениеләре директорлары, муниципаль хезмәткәрләр катнашты.

Чараны ачып, район башлыгы Фаил Камаев физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүнең мөһимлеген ассызыклады, сынауларның уңышлы узуын теләде.

Спартакиадада катнашучылар чаңгы ярышларында көч сынаштылар, шашка уенында, өстәл теннисында, пневматик винтовкадан атуда, кул көрәшендә һәм волейболда үз осталыкларын күрсәттеләр.

Урман-парк зонасындагы чаңгы юллары бар яктан да уңайлы итеп эшләнгән.  Чаңгы ярышларында яхшы нәтиҗә күрсәтүчеләр арасында Биклән авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев та бар иде.

- Спорт белән ныклап шөгыльләнәм дип әйтмим, әмма мөмкинлек булу белән чаңгыга басам. Хәрәкәт ул-сәламәтлек, - дип билгеләп үтте җитәкче.

Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Рашат Фәйзерахманов та чаңгыда йөрергә ярата икән..

- Һава торышы искиткеч, кәеф бик яхшы. Мин узыш лидерлары арасында түгел, әмма ярышлардан чын ләззәт алдым. Спартакиаданы оештыручыларга рәхмәт, барысы да яхшы уза, - дип уртаклашты җитәкче.

Ә менә Яңа поселогы мәктәбе директоры Людмила Петрова үзенең яшь категориясендә иң яхшы нәтиҗә күрсәтте.

- Һава торышына карамастан, мин көн саен чаңгыга басам. Шундый матур база төзегән өчен район башлыгы Фаил Мисбаховичка рәхмәт, - дип уртаклашты фикере белән мәктәп җитәкчесе.

Төннәрен баганаларда фонарьлар кабызылган чаңгы юллары Боерган мәктәбендә дә бар икән.

- Үзем дә шуам, коллективны да өйрәтәм. Башкача ничек соң?! Без барыбыз өчен дә үрнәк булырга тиеш, – дип әйтте мәктәп директоры Гүзәл Вәлиәхмәтова.

Шашка ярышларына 26 ир-ат һәм 40 хатын-кыз теркәлде.

– Әгәр шахмат логика һәм фикер йөртүне өйрәтә икән, шашка счет үсешенә юнәлдерелгән. Җитәкчеләр арасында бик оста шашкачылар бар. Бу бик сөенечле, - ди спорт мәктәбе тренеры Игорь Князев.

Теннис ярышларына катнашучылар азрак язылды. Бу аңлашыла да. Әзерлексез монда берничек тә ярамый. «Тукайагрохимсервис» ҖЧҖ директоры Рифкать Шәфигуллин болай ди:

- Мәктәптән үк теннис белән мавыгам. Пневматик коралдан ату осталыгымны да тикшерәсем килә. Армиядә мин снайпер идем бит. Командование тарафыннан берничә тапкыр бүләкләндем.

Ату, әлбәттә иң кызыклы спорт төрләренең берсе. Хәер, теннис буенча тренер Владимир Заикин өстәл теннисы белән шөгыльләнүнең өстенлекләре күбрәк, дип саный.

- Теннис белән теләсә кайсы яшьтә шөгыльләнә башларга мөмкин. Ул күрү сәләтен үстерә. Буын хәрәкәтен яхшырта. Ракетканы кулларына тезләре авырткан кешеләргә, шулай ук тез буынын алыштыру буенча операция кичергәннәргә алырга кирәк, – диде ул үз фикерен раслап.

- Ракетканы яхшы тотучылар шактый, уенда БИТТИ җитәкчесе Рим Яппаров, мәгариф идарәсе начальнигы Әлфәт Сабиров, Новотроицкий балалар бакчасы мөдире Татьяна Гусева бик теләп катнаштылар. Бу сөендерә, - дип өстәде тренер. Спартакиада кичкә кадәр дәвам итте. Волейбол ярышларыннан соң район хакимияте командасы иң яхшылары дип табылды, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Өч спорт төрендә иң югары күрсәткечләргә ирешкән җиңүчеләр дә билгеләнде. Шәхси зачетта үз яшь категорияләрендә беренче урынга Район Советы аппараты җитәкчесе Гөлназ Галишина, «Ак каен» балалар бакчасы мөдире Эльмира Мортазина, Иске Абдул мәктәбе директоры Айнур Габидуллин һәм «Татарстан-  коммуналь челтәрләр» җәмгыяте җитәкчесе Рөстәм Гәрәев лаек булды. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Ярышларда барлыгы 126 кеше катнашты.

Лия Мардегалләмова

Реклама

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X