Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Дөреш мәктәбендә «Балкыш» стационар лагере ачылачак

Уку елы тәмамлануга санаулы көннәр калып бара. Балаларның җәйге ялын файдалы һәм кызыклы итеп оештыру эшләренең исә нәкъ кызган чагы. Бүгенге көндә Тукай районында 7дән алып 18 яшькәчә булган балалар саны 4300дән артык. Аларның җәйге ялы кайларда узачак, район территориясендә нинди лагерьлар эшләячәк, бу турыда башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Ганиева хәбәр итә.

Июнь аенда, һәр елдагыча, мәктәп яны лагерьлары эшләячәк. Иштирәк белән Иске Дөреш авылларыннан кала, алар 21 мәктәптә июнь ае башыннан ук ачыла. Барлыгы 750дән артык бала ял итәр дип ниятләнә. Биредә балалар мәктәп территориясендә генә түгел, ә читкә дә чыгып күңел ачачак. Түбән Кама, Алабуга, Минзәлә шәһәрләренә экскурсияләр планлаштырылган. Төрле түгәрәкләр, мастер-класслар узачак. Шулай ук Яр Чаллы шәһәренең театрларына, бассейн, дельфинарий, кинотеатрларга бару да планга кертелгән.
Мәләкәс, Комсомол һәм Теләнче Тамак мәктәпләрендә хезмәт һәм ял лагерьлары эшләячәк. 18 көнгә сузылган лагерь сменасына барлыгы 60 бала язылган. Балалар мәктәп һәм авыл җирлеге территорияләрен төзекләндерү белән шөгыльләнәчәк.
10 сыйныфны тәмамлаган 35 бала Калмия авыл җирлегендә «Чемпион» палата лагеренда булачак. Ул 25 майдан алып 31 майга кадәр эшләячәк. Биредә яшүсмерләр тормыш иминлеге нигезләре фәненнән практик һәм теоретик белемнәрен күрсәтәчәк, физик әзерлек нормативларын тапшырачак. «Чемпион» хәрби лагереның максаты – яшьләрдә ватанпәрвәрлек тәрбияләү, сәламәтлек ныгыту һәм Россия Федерациясе хәрби хезмәтенә әзерлек.
Яңа поселогы урманында июньнең 18еннән алып 24енә кадәр «Робинзон» палата лагере ачылачак. Анда 10 бала ял итәр дип планлаштырыла. Әлеге лагерьның максаты – туризм түгәрәкләрендә шөгыльләнүче, кыр шартларында тормыш иминлеге, үз-үзеңне саклау, табибка килгәнчегә кадәр беренче ярдәм күрсәтү нигезләрен өйрәнүче яшьләрдә актив җәйге ялны популярлаштыру, сәламәтлекләрен ныгыту һәм тренировкалар уздыру.
Иске Дөреш мәктәбендә «Балкыш» стационар лагере ачылачак. Анда 10-16 яшьлек 72 бала файдалы һәм күңелле ял итәчәк.
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге сәламәтләндерү лагерена юлламалар бирә. «Саулык» сәламәтләндерү комплексында эшләячәк «Солнечный» һәм «Крылатый» лагерьларының бер сменасы 21 көнлек. Юллама бәясе – 21 мең сум. Муниципаль һәм дәүләт учреждениеләрендә эшләүчеләрнең балалары өчен барлыгы 20 юллама каралган. Аның 8 меңгә якынын ата-ана түли, калганын бюджет күтәрә. Коммерцияле һәм коммерцияле булмаган учреждениеләрдә эшләүчеләрнең балалары өчен 40 юллама бирелә. Ата-ана шуның 14 меңнән артыграгын түли.
Аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче, авыр тормыш хәлендәге балалар, үз-үзен тәэмин итә ала торган мәктәп яшендәге инвалид балаларга республика лагерьларына квоталар каралган. Санаторий-курорт учреждениеләренә 21 юллама, 21 көнлек сәламәтләндерү лагерена – 14 юллама һәм 7 көнлек сәламәтләндерү лагерена – 4 юллама. Бүгенге көндә Мамадыш районы «Берсут» лагереның 2нче сменасына 9 һәм 4нче сменасына 5 юллама килгән.
Төрле җирләрдә исәптә торучы яшүсмерләр өчен «Йолдызлы десант» лагерена 6 юллама һәм хәрби-патриотик лагерьларга 5 юллама бирелгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукай районы Иске Дөреш стационар лагере