Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иштирәк халкы бердәм булып өмәгә чыкты 

Иштирәк авылы халкы берничә атна рәттән зират чистартырга чыкты. Без авылдашлар белән һәр язны шулай икешәр-өчәр мәртәбә мәңгелек йортны тәртипкә китерергә өмәгә җыелабыз.

Ир-егетләребез мондый эшкә бик актив, күпләп киләләр. Алар зур-зур агачларны, каберләргә зыян китермичә, җайлап кына кисеп аудардылар. Аларны тракторлар белән зират кырыена чыгарып, читкә ташып тордылар. Хатын-кызларыбыз да сынатмады. Алар булышырга дип үзләренең балаларын, оныкларын да алып килгәннәр иде. Шулай итеп, без хатын-кызлар чүпләрне җыеп, түгеп, яндырып тордык. Авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Гарифуллина өмәчеләрне кайнар чәй белән сыйлады. Өстән яңгыр явып торган вакытта да авылдашлар эшне туктатмады, зират эчен ялт иттерде.

Фото Гөлсинә Иванова тарафыннан бирелде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукай районы Иштирәк

2
X