Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең – каберен бел!

Куады авылында 15 нче февраль көнне Ватан сугышчылары истәлегенә мемориаль һәйкәл ачылды. Һәйкәлнең нәкъ шушы көндә – утыз дүрт ел элек совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгуы датасына туры китереп ачылуы символик мәгънәгә ия – без дәһшәтле сугыш утын кичеп исән кайткан ветераннарны хөрмәтләргә, һәлак булганнарының исемен мәңгеләштерергә, хәтердән җуймаска тиешбез.

Мемориаль һәйкәл кую инициаторы – Түбән Суыксу авыл җирлеге башлыгы Флер Гаяз улы Ихсанов  һәм  Әфган сугышы ветераны Азат Мәгъсүмҗан улы Мөхәммәтгалиев, проектның авторы һәм рәссамы – Эльвир Фәрит улы Зәкиев. 

Мемориаль һәйкәлне ачу митингында район башлыгы Фаил Камаев, аның урынбасарлары, Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы һәм Тукай районы буенча хәрби комиссар Дамир Вәлиев, төрле дәрәҗәдәге вазифаи җитәкчеләр, әфган сугышы һәм башка кайнар нокталардан исән-сау әйләнеп кайткан ветераннар, һәлак булган солдатларның әти-әниләре һәм туганнары, мәктәп укучылары, Куады авылы халкы катнашты.

Әфганның көйдергеч сәмум җиле безнең район халкының ишекләрен дә какты. Әфган сугышына китүчеләр арасындагы ир-егетләрдән җиде сугышчының гомере тау-ташлар арасында барган аяусыз көрәшләрдә өзелде. Исән-имин кайтучыларының да тән һәм җан җәрәхәтләре алулары сәбәпле сәламәтлекләренә зур зыян килде. Аларның күбесе, илле биш-алтмыш биш яшьтә булуларына да карамастан, һаман сафта – гаиләләренә, җәмгыятькә файда китерү максатыннан фидакарь хезмәтләрен дәвам итәләр. Митингта да алар күтәренке рух күрсәтеп мәйдан тулы халыкка какшамас көчебезне расладылар. Рәхмәт аларга! 

Минтингта район башлыгы Фаил Камаев чыгыш ясап болай диде: «Әфганстан демократик республикасыннан совет гаскәрләре чыгуга 34 ел тулган көнне мемориаль һәйкәл ачу митингына җыелдык. Дәһшәтле сугышны, анда һәлак булган егетләрне искә алу, аларның  әти-әниләренең күз яшьләрен мәңгеләштерүче һәйкәлне ачтык. Ветераннарны хәтердә саклау өчен ел дәвамында истәлек такталары беркетелде. Бу һәм башка сугышлардан, кайнар нокталардан исән кайтканнарны һәм һәлак булган ветераннарны онытырга хакыбыз юк. Бу митинг – балаларны, сугышта катнашкан  ир-егетләрне һәм аларны тәрбияләп үстергән ата-аналарны, гомумән, халыкны берләштергән җыен. Россия территориясе тыныч түгел. Әфган, Чечня... Бүгенгесе көндә махсус хәрби операция бара. Рәсәй сугышсыз тормый, чөнки аны башка илләрнең – безне күрә алмаучыларның, безнең табигый байлыкка кызыгучыларның яулап аласы, талыйсы килә. Үз илебезне бүлгәләргә юл куймабыз! Сугыш – канкоеш, ул үлемсез, югалтуларсыз булмый. Бүгенгесе көндә яшь ир-егетләр махсус хәрби операция барышында һәлак була – табутлар кайта. Менә бүген һәлак булганнарны искә алу, аларның исемен мәңгеләштерү максатыннан мемориаль һәйкәл ачтык. Бу эшне башкаручыларга рәхмәт», – диде һәм һәйкәлне ачуда тырышлык куючыларга Рәхмәт хаты, бүләкләр тапшырды.

Әфган сугышы ветераны Азат Мөхәммәтгалиев: «Мемориааль һәйкәл ачылуга зур этәргеч – халык булды. Авыл җирлеге башлыгы эшне оештыруда, тулысынча башкарып чыгуда һәрьяклап ярдәм итте. Әфганчылар – оешкан, бердәм булулары белән күпләргә үрнәк, бу эштә дә алар зур ярдәм күрсәтте. Бу һәйкәлдә һәрберегезнең өлеше бар. Рәхмәт сезгә!» – дип бердәмлекнең матур нәтиҗәләргә китерүен ассызыклады.

Тукай районы Хәрби хәрәкәт ветераннарының координацион советы рәисе Айбулат Якуповның чыгышы күпләрнең күңелен нечкәртте. Ул: «Моннан утыз дүрт ел элек Әфганстан җирендә барган – ун елга сузылган сугыш совет солдаты өчен тәмамланды. Гәрчә, Әфганстан җирендә сугыш, ни кызганыч, әле дә дәвам итә. Бу сугышта 15 мең совет солдаты башын салды. Безнең районнан җиде егет шәһит китте. Утыз ел буе җәмгыятнең, гади халыкның, сәясәтчеләрнең бу сугышка карата фикере үзгәреп торды. Бүгенге вәзгыятьтән чыгып караганда Әфган сугышына карата иң дөрес бәя бирелә торган вакыт дип уйлыйм. Ә без – әфганчылар, тау-ташлар арасында, ут эчендә чыныккан, яшьнәп үткән яшьлегебезне искә алабыз. Без – исән һәм хәрби-патриотик тәрбия эшенә әзер. Әфганчылар – 55-65 яшь аралыгында. «Шушы эшне без алып бармасак кем алып барыр?!»  дип фикер йөртәбез һәм иҗтимагый эшләрдә актив катнашабыз. Һәйкәлнең халык инициативасы белән куелуы аерым әһәмияткә ия,  – диде һәм: «Халык үзе салган һәйкәлгә эзне суытмас!» – дип чыгышын югары нотада тәмамлады.

Митингның бәйрәм өлеше Түбән Суыксу авыл җирлеге клубында үтте. Әфган сугышы һәм башка кайнар нокталардан исән-сау әйләнеп кайткан ветераннар хөрмәтенә район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган концерт кунаклар күңеленә хуш килде. Бәйрәм сый тулы табын артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев