Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иртәнге күнегүләрне – хокук сакчылары белән бергә 

«Игътибар – балалар!» дип аталган профилактик акция кысаларында район Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Новотроицкое мәктәбенә чыкты. Алар анда укучылар өчен иртәнге зарядка үткәрделәр.

«Хокук сакчылары белән зарядка» дип исемләнгән бу чарада 100дән артык бала катнашты. Бүлек башлыгы урынбасары – балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе башлыгы, полиция майоры А.Кәримов, балигъ булмаганнар белән эшләүче өлкән инспектор, полиция майоры Э. Нурхәмитова, бүлекнең ветераннар советы рәисе, отставкадагы эчке эшләр полковнигы Р.Халикова балаларга юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару хакында сөйләделәр. Мондый чараны башка мәктәпләрдә дә үткәрү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев