Ирек Шәрипов Бөтенроссия эшмәкәрләре җыенында: «Авылларда эшләргә дә, яшәргә дә була!»
Бүген, 30 мартта, Тукай районы бөтен илдән килгән татар эшмәкәрләрен кунак итте.
Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында илебезнең 40 төбәгеннән килгән 250 вәкил Тукай районы белән якыннан танышты, хуҗалыкларда булып, фермерлар белән дә аралашты. Кунаклар өчен үтә дә кызыклы программа әзерләнгән иде.
Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов барлык делегатларны сәламләп, мөһим мәсьәләләргә тукталды, татар милләте турында фикерләре белән уртаклашты.

"Бөтендөнья татар когрессының Милли шура рәисе, Татарстан рәисе урынбасары Васыйл Шәйхразиев исеменнән сезне сәламлим.
Без 3нче тапкыр Тукай районында, ни өчен дигәндә, һәрбер пунктны, һәрбер хуҗалыкны сезгә аерым күрсәтәсе килде.
Ни өчен бу эшләрне башкару кирәк соң? Сезгә боларны нигә күрсәтү кирәк?
Бу бит тонналар, литрлар, центнерлар мәсьәләсе генә түгел! Ул игенне игәрбез, сөтләр дә савылыр, итне дә җитештерербез. Әмма соңгы арада фәлсәфи, уйландыра торган сүзләрне Россия Президенты Владимир Путин әйткән иде. Бу минем күңелемә нык кереп калды. Ул болай диде: "Зачем нам такой мир, если там не будет России!" Ягъни җир шары ул яшәр, сулар да агар, кояш та яктыртыр, әмма анда үзебезнең урын юк икән, безнең яшәвебезнең нинди мәгънәсе бар? Моны татар халкына карата да әйтә алабыз. Без тиешле бар эшләрне эшләрбез, тик киләчәктә татар халкы булырмы? Ул анда нинди урын алып торыр? Безнең менә шундый җыеннарыбыз, эшмәкәрләр җыенымы ул, дин әһелләреме, укытучылармы - алар барысы да зур мәгънәгә ия. Киләчәк дөньяда безнең урын нинди булачак? Бу хезмәтләрне кем өчен эшлибез? Кем өчен тырышабыз? Бу җыеннарыбыз аеруча да тирән мәгънәгә ия һәм без шушы сорауарга җавап эзлибез.
Һәрбер җыелган кешене кадерлибез, хөрмәтлибез, сезнең эшчәнлек белән кызыксынабыз, чөнки һәрбер җирлектә сез үзегез яшәгән урыныгыз үсешенә йогынты ясыйсыз, балаларның киләчәген кайгыртасыз, мәктәпләрне торгызасыз, Татарстан белән элемтәне тотасыз. Менә бу татар халкы, Татарстан Республикасы, хәтта Россия өчен дә бик мөһим.
Беренче чиратта, бөтен илдән килгән делегатларны ягымлы, әзерлекле итеп каршы алган Тукай районы җирлегенә, аның башлыгы Камил Нәҗмиевка зур рәхмәт әйтәбез! Нык тырышкансыз. Барысын да күрдек, барысы да югары дәрәҗәдә башкарылган. Тукай районы җитәкчеленә тагын бер кат рәхмәт! Бу бит барысы да ихластан эшләнелә, сезне каршы алганда да бер кеше дә авырсынып, тартынып эшләми... Безгә аның материаль файдасы кирәкми, безнең максат - сезнең рухны, күңелне күтәрү, Татарстан белән эшләгез дип әйтү мөһим.
Безнең ялгышларыбыз да юк түгел. Форум барышында - ачылыш тантанасында мондый сүз яңгырады: "стереотипы". Аны ялгыш фикер дип тә кабул итәргә мөмкин. Әйтик, 90нчы елларда бер ялгыш фикер таралды: имеш, уңышлы кеше авылдан китә, ул шәһәрдә биек үрләр яулый. Имеш, уңышлы кеше физик эш эшләми... Уңышлы кеше, гомумән, эшләми, күп акча ала, матур гомер итә... Бу ялгыш фикер булды! Моннан 15 еллар элек Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов "Без Татарстанда шундый шартлар тудырырга тиеш, авыл халкының яшәү шарты шәһәр кешесеннән артык булырга тиеш" дип әйткән иде. Бүгенге көндә бу шулай да! Теләсә нинди район үзәгендә яшәү шарты шәһәрнекенә караганда күпкә яхшы! Монда бөтен социаль объектлар бар, алар бөтенесе дә халыкка якын тора, уңайлы шартлар да булдырылган. Шуңа күрә форумыбызның төп мәгънәсе: Татарстанда яшәргә дә, эшләргә дә була дигән уй! Монда шәһәр дип кенә әйтмим, авылларда эшләргә һәм яшәргә була! Шуны онытмасак иде!" - дип сөйләде сәламләү сүзендә Ирек Илдусович.
Фотолар: Тукай районы мәгълүмат үзәгеннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев