Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йорт хайваннарына прививка ясыйлар

Тукай районы ветеринария берләшмәсе «Сады Закамья» региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә районда урнашкан бакчачылык ширкәтләрен йөреп чыкты. Бакчаларга чыгу йорт хайваннарын котыру чиренә каршы вакцинацияләү максатыннан оештырылды.

Ветеринария табиблары Калмаш һәм Калмия авыл җирлекләре территориясендә урнашкан «Искра», «Росинка», «Дружба» бакчачылык ширкәтләрендә булдылар, прививкалар ясадылар.

«Мондый төр эшчәнлек ел дәвамында башкарыла. Билгеле бер график буенча без бакчачылык ширкәтләренә, торак пунктларга чыгабыз. Котыру чиреннән йорт хайваннарын вакцинацияләү халык өчен бушлай башкарыла. Сүз уңаеннан, тукайлылар әлеге авыруга каршы профилактикага бик җитди карыйлар, хайваннарын привика ясатырга дип, бик теләп алып киләләр. Хуҗаларның бу мәсьәләгә жаваплы мөнәсәбәттә булулары безне сөендерә», – дип билгеләп үтә Тукай район ветеринария берләшмәсе баш ветеринария табибы урынбасары Илсур Мингалимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев