Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йөрәк чакыруы буенча, Ватанны сакларга!

Өлешчә мобилизация кысаларында чакырылыш тә- мамланганнан соң, гражданнар контракт буенча хәрби хезмәткә ба рыр га теләүләре турында ешрак мө рә җә гать итә башладылар. Бу, беренче чи ратта, югары патриотик рух арту бул са, бу гади булмаган вакытларда Ватаныбызны яклау теләге белән дә бәйле. Андыйларга бүген РФ Оборона министрлыгы Ватаныбызны саклау буенча хәрби бурычын батырларча үтәүче егетләр белән бер сафка басарга мөмкинлек бирә.

Россия Федерациясе кораллы көчләрен комплектлау планына ярашлы рәвештә, Чаллы шәһәре һәм Тукай районы Комсомол районы хәрби комиссариаты гражданнарны контракт буенча хәрби хезмәткә җыя.

Контракт буенча хәрби хезмәткә керү өчен таләпләр:

• сәламәтлеге буенча яраклы;
• 18 яшьтән өлкәнрәк булу.

Иреклеләргә контракт буенча хезмәткә ничек язылырга ? Моның өчен тиешле гариза бирергә һәм дәүләт хезмәтләре сервисында хәрби комиссариатка «ирекле яки контрактчы булырга» дип язылырга яисә район хәрби комиссариатына килеп, белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Контракт буенча хезмәт итүче хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль гарантияләр:

1. Өч ел хезмәт иткәннән соң торак белән тәэмин итүнең тупланма-ипотека системасына керү мөмкинлеге. Системада катнашучылар торак сатып алу өчен максатчан торак кредиты бирелә. Кредитны түләүне дәүләт үз өстенә ала.

2. Хәрби хезмәт чорына вакытлыча(служебный) торак белән тәэмин ителә яки торакны арендага алганда аның чыгымнары компенсацияләнә.

3. Медицина ярдәме һәм бушлай дарулар белән тәэмин ителә.

4. 20 ел хезмәт иткәннән соң пенсиягә чыгу хокукы бар.

5. Хәрби хезмәттә катнашучы хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзалары өчен кредит буенча түләүләр кичектерелә.

6. Сугыш хәрәкәтләре ветераны статусын алганда өстәмә ташламалар бирелә.

Хәрби опера зонасында булганда акча белән тәэмин ителеш.

Бер елдан да ким булмаган срокка хәрби хезмәт үтү турында контракт төзегәндә бер тапкыр бирелә торган түләү 195 мең сум билгеләнә.

Махсус хәрби операция зонасында катнашучыларның ай саен алган суммасы:

1. укчы (рядовой) 204 мең сум;

2. бүлек командиры (сержант) 232 мең сум;

3. взвод командиры урынбасары 242 мең сум;

4. өлкән сапер 216 мең сум;

5. гранатометчы-211 мең сум;

6. шофер-211 мең сум;

7. пешекче-211 мең сум;

8. пулеметчы-211 мең сум;

Сугыш хәрәкәтләре ветераны статусына ия булган контрактчы ай саен өстәмә түләү ала.

Чаллы шәһәре һәм Тукай районы Комсомол районы хәрби комиссариаты гражданнарны контракт буенча хәрби хезмәткә керү мәсьәләсе буенча әңгәмәгә чакыра. Безнең белгечләр хәрби хезмәткә рәсмиләштерү тәртибе, контракт төзү вакыты һәм хәрби хезмәт үтү шартлары, хезмәт хакы күләме, өстәмә түләүләр, социаль ташламалар һәм Россия Федерациясе Оборона министрлыгы хәрбиләренә кагыла торган гарантияләр, шулай ук муниципаль берәмлек тарафыннан бирелә торган өстәмә социаль ярдәм чаралары турында сөйләячәкләр. Без сезне кызыксындырган барлык сорауларга җавап һәм кирәкле киңәшләр бирәчәкбез. Теләк белдерүчеләрне һәм кызыксынучыларны сезнең өчен уңайлы булган теләсә кайсы вакытта көтәбез: ЗЯБ, Низаметдинов урамы, 24 йорт, 8:00дән 17:00гә кадәр, каб. 21,32, төшке аш 12:00дән 12:45кә кадәр.

Үзең белән паспорт, хәрби билет алып килергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев