Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Инвалид балаларны Яңа ел бәйрәме белән котлау

25 һәм 27 нче декабрь көннәрендә «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече һәм социаль педагоглары Алия Фархутдинова, Римма Шакирова һәм Айгөл Сәлимова "Инклюзив мохит" волонтерларының яшьләр берләшмәсе белән берлектә 3 нче дәрәҗәдәге сәламәтлекләре чикләнгән инвалид балаларны Яңа ел бәйрәме белән котладылар.

        

             Чара сәламәтлекләре буенча мөстәкыйль рәвештә өйдән чыга алмаган балаларны Яңа ел белән котлауга юнәлдерелгән иде.

            Хәйриячеләр 20 баланы бәйрәм белән котладылар.

              Котлау вакытында балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Алар барысы да игелекле волонтерлардан бүләкләр кабул иттеләр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев