Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җиңүчеләр билгеле

Узган шимбәдә «КАМАЗ» Мәдәният сараенда «Созвездие-Йолдызлык-2023» XXIII еллык ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона этабы җиңүчеләренең гала-концерты булды.

Гала-концертта Чаллы, Алабуга һәм Тукай районнарыннан иҗат коллективлары һәм ялгыз башкаручылар чыгыш ясады, шулай ук җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Төрле категорияләрдә һәм яшь төркемнәрендә тукайлылар зона этабында җиңүче булдылар. “Сандугач” вокаль ансамбле (Комсомолец поселогы) беренче урынны, Айсылу Тошева (Круглое Поле поселогы) икенче урынны, “Энҗе” бию ансамбле (“Татарстан” поселогы) өченче урынны алды. Алар тиздән финалда Казанда  чыгыш ясаячак.

Ә Полина Понасенкова (Шилнәбаш), Айсылу Шәйдуллина (Калмия), «Айс» бию коллективы (Бәтке), «Сәйлән» вокаль ансамбле фестивальнең зона этабының махсус призларына лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев