Яңалыклар

Илназ Ямалиев – география буенча Бөтенроссия олимпиадасы призеры

Казанда география фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы үтте. Теләнче Тамак авылының XI сыйныф укучысы Илназ Ямалиев призер исеменә лаек булды. - Барлыгы олимпиадага Россиянең бөтен төбәкләреннән X-XI сыйныфларда белем алучы 71 укучы килгән иде. Илназ 56,25 балл җыеп, X урынга чыкты. Олимпиаданың бөтенроссия буенча үткәрелүен исәпкә алганда, бу -...

Казанда география фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы үтте. Теләнче Тамак авылының XI сыйныф укучысы Илназ Ямалиев призер исеменә лаек булды.
- Барлыгы олимпиадага Россиянең бөтен төбәкләреннән X-XI сыйныфларда белем алучы 71 укучы килгән иде. Илназ 56,25 балл җыеп, X урынга чыкты. Олимпиаданың бөтенроссия буенча үткәрелүен исәпкә алганда, бу - бик югары күрсәткеч, - ди Илназ Ямалиевның җитәкчесе, югары категорияле укытучы Фәйрүзә Муллина.

мәгариф олимпиада

Нет комментариев