Балаларны юл-транспорт һәлакәтләреннән саклау, җәйге каникуллар чорында балигъ булмаганнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан 18 майдан 18 июньгә кадәр "Игътибар - балалар!" дип аталган бөтенроссия профилактика чарасының беренче этабы игълан ителә. Айлык барышында эчке эшләр органнары хезмәткәрләре мәгариф учрежденияләрендә чыгышлар ясаячак, ата-аналар белән очрашачак, балаларны машинада махсус утыргычсыз йөртүчеләрне ачыклау максатыннын...
Балаларны юл-транспорт һәлакәтләреннән саклау, җәйге каникуллар чорында балигъ булмаганнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан 18 майдан 18 июньгә кадәр "Игътибар -
балалар!" дип аталган бөтенроссия профилактика чарасының беренче этабы игълан ителә.
Айлык барышында эчке эшләр органнары хезмәткәрләре мәгариф учрежденияләрендә чыгышлар ясаячак, ата-аналар белән очрашачак, балаларны машинада махсус утыргычсыз йөртүчеләрне ачыклау максатыннын рейдлар уздырылачак һәм башка шундый чаралар үткәреләчәк, дип хәбәр итә район Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ башлыгы Шамил Ганиев.
Нет комментариев