Игътибар — иң зур бүләк: Өлкәннәр Җиңү көнен каршылады
Тукай районы картлар һәм инвалидлар йортында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы концерт узды.
Теләнче-Тамак авылында урнашкан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан җылы һәм дуслык мохитендә бәйрәм концерты оештырылды.

Чарада өлкән буын вәкилләре белән беррәттән яшь буын да катнашты: балалар һәм өлкәннәр бергәләп сугыш еллары турында шигырьләр сөйләделәр, хәрби җырлар башкардылар.

Тукай районы ветераннар һәм пенсионерлар советы рәисе Фәйрүзә Вәҗиева барлык өлкәннәрне якынлашып килүче 9 Май бәйрәме белән котлады. Үзенең чыгышында ул тыныч күк йөзе һәм ныклы сәламәтлек теләп, һәр ветеранның районыбыз тормышындагы ролен ассызыклады.

Интернат-йортта яшәүче әби-бабайлар да читтә калмады: алар үзләре иҗат иткән яисә ятлаган шигырьләрен сөйләп, кунакларга һәм оештыручыларга күрсәткән игътибарлары өчен зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

Фото: Теләнче-Тамак авылының мәдәният йорты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев