Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игелек җирдә ятмый

Соңгы вакытта волонтерлык мавыгудан зур хәрәкәткә әверелде. Кешеләрне уртак эш берләштерә – яхшылык эшләргә теләк, ярдәм итәргә омтылу, җан җылысын мохтаҗлар белән уртаклашу.

Волонтерлар арасында пенсионерлар һәм студентлар, декреттагы әниләр, эшмәкәрләр, хезмәткәрләр, эшчеләр бар.

Круглое Поле поселогында волонтерлык хәрәкәтенең филиалын Эльвира Нафыйкова җитәкли.

- Эшмәкәр Александр Конюховның Бәткедә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыю оештырганын белгәч, мин дә кушылырга карар иттем. Авыл җирлеге башлыгы янына килдем, ул вакытта Эльмира Робертовна эшли иде. Ул минем инициативаны хуплады. Склад өчен бина бүлеп бирде. Бергәләп без социаль челтәрләрдә, смартфондагы элемтә төркемнәрендә көнкүреш кирәк-яраклары һәм дарулар сатып алу өчен акча җыю турында хәбәр иттек. Бу хәрәкәттә минем эшем шулай башланды, - ди Эльвира.

Бүген хәрәкәтнең Телеграм-каналында Тукай районы, Яр Чаллы, Түбән Кама, башка шәһәрләр һәм авылларда яшәүче дүрт меңнән артык битараф булмаган кеше теркәлгән.

- Безнең авылның супермаркетларында “Игелеккә ярдәм тартмалары” урнаштырылган, анда махсус операция зонасына җибәрер өчен әйберләр җыела. Теләге булган һәркем анда сугышчыларыбыз өчен консервалар һәм бозылмый торган тәмле ашамлыклар калдыра. Әлбәттә, кирәкле әйберләрне сатып алу өчен акча җыю да даими бара. Шушы көннәрдә Санкт-Петербургтан ятьмә үрү өчен материал-спанбонд сатып алдык. Махсус операция зонасында кыш кыска, шуңа күрә без ике төстәге тукымага заказ бирдек: яшел һәм көрән төсләргә. Безнең актив, хатын – кызлар алардан хәрбиләргә бик кирәкле маскировка челтәрләре үреп ясыйлар, - ди Эльвира Равилевна.

Авыл кешеләре китергән акчага кибетләрдән әйберләр сатып алына. Волонтерлар арасында мобилизацияләнгәннәрнең хатыннары да бар, алар сорау зур булган җыелмаларны төзиләр, иң кирәкле әйберләрне җыялар. Комплектларда спрейлар, дымлы салфеткалар, коры душ һәм азык-төлек. Волонтерлар үз зонасында булган хәрбиләр белән тыгыз элемтәдә эшлиләр. Беренче чиратта кирәкле әйберне сатып алалар, ясыйлар.

Эльвира Нәфыйкова хәбәр иткәнчә, алар, акча җыюны оештырган саен, халыкка, күпме җыелганын, күпме кирәклеген ачык бәян итәләр. Шуннан соң волонтерлар алынган әйберләрне фотога һәм видеога төшерәләр, мессенджерларга урнаштыралар. Сатып алулар арасында антидрон мылтыклар, коллиматорлар, башка кораллар, кыйммәтле җайланмалар бар.

- Без бер нәрсәне генә сер итеп саклыйбыз – бу чираттагы гуманитар йөк партиясе чыгып китү вакытын. Кайвакыт бөтен яктан кыйммәтле машина руле артына Александр үзе, кайвакыт Алмаз Нургалиев утыра. Безнең йөк машиналары Донецк һәм Запорожье өлкәләрендәге сугышчыларны инде күп тапкырлар сөендерде, Донецк балалар йорты, хәрби госпиталь балалары өчен иң кирәкле әйберләрне алып барды, – дип сөйли Эльвира.

Ул үзе шәһәрдә эшли, аңа Биклән, Иске Җирекле, Круглое Поле, районның башка торак пунктларыннан да даими шалтыраталар.

– Җыелган әйберләр белән йөк егетләргә барып җиткәч, чын бәхет кичерәм. Без һичшиксез, булдыра алганча алга таба да ярдәм итәчәкбез, – ди чын күңелдән Эльвира Нәфыйкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев