Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшьләргә өстенлек бирәчәкләр

Түбән Суык Су авылының «Алга» универсаль спорт залында 6 октябрьдә Тукай муниципаль районының өлкәннәр арасында Спартакиадасы узды. Ярышларга 100дән артык кешедән торган 23 команда җыелды.

Тантаналы ачылышта Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев, район ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Фәйрүзә Вәҗиева сәламләү сүзе белән чыгыш ясадылар.

Ярышлар 6 спорт төре буенча узды: шашка, өстәл теннисы, пуля белән ату, дартс, бочча, армспорт. Уеннар арасында чәй эчү оештырылды, ярышларда катнашучыларга тәмле сыйлар ошады.

Шәхси ярышлар нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде. Шашкада ир – атлар арасында Круглое Поле бистәсеннән Николай Дьячковка тиңнәр булмады, икенче урында – Мәләкәстән Раис Миңнегулов, өченчедә-аның авылдашы Михаил Калинин. Хатын – кызлар арасында беренче урынны Шилнәбаштан Ирина Самохина, икенче урынны Калмаштан Раиса Шакирова, өченче урынны Мәләкәстан Фәридә Маркова яулады.

Өстәл теннисында ир-атлар арасында дәрәҗә пьедесталының югары баскычына Новотроицкийдан Валиҗан Баязитов күтәрелде, икенче һәм өченче баскычлар Анатолий Заикинга (Шилнәбаш) һәм Раис Миннегуловка (Мәләкәс) эләкте. Хатын – кызлар арасында беренче урынны Бордыдан Любовь Елина, икенче урынны Бикләннән Фания Бадертдинова, өченче урынны Кече Шилнәдән Нина Куклова алды.

Ир – атлар арасында армспорт - та җиңүче Мәләкәстән Сергей Суханов, икенче урын – Яңа поселогыннән Илсур Шәрәфиевта, өченче урын-Күзкәй авылыннан Рафис Хәсәновта. Хатын – кызлар арасында беренче урында – Гөлнур Хәмәдиева (Күзкәй), икенче урында – Флера Абрамова (Мәләкәс), өченче урында-Сания Баймөхәммәдова (Мусабай-Завод).

Дартста ир – атлар арасында Новотроицкийдан Валиҗян Баязитовка тиңнәр булмады, икенче урында Марсель Биктимеров (Күзкәй), өченчедә-Солтан Ибраһимов (Калмаш). Хатын – кызлар арасында беренче урында – Иске Абдулдан Гөлнар Габидуллина, икенче урында – Сәмәкәйдән Гөлсинә Гарайшина, өченчедә-Күзкәйдән Илгизә Нуруллина.

Ир – атлар арасында пуля белән ату буенча ярышларда мактау пьедесталының беренче баскычында – Иштерәк авылыннан Шәүкәт Ризатдинов, икенчесендә – Круглое Поле бистәсеннән Самат Гобәйдуллин, өченчесендә-Новотроицкийдан Хәлит Зәйдуллин булдылар. Хатын – кызлар арасында беренче урынны Күзкәйдән Илгизә Нуруллина, икенче урынны Калмиядән Фирзания Галимҗанова, өченче урынны Бордыдан Зөлфия Фазылбәкова алды.

Бочча төрендә ир-атлар арасында иң уңган спортчы –Яңа Бүләктән Самат Рәхимов, икенче урын Калмаштан Мөнәвир Мөсабировка, өченче урын - «Татарстан» совхозы поселогыннан Илдар Сабировка эләкте. Хатын – кызлар арасында беренче урында – Зөлфия Фазылбәкова (Борды), икенче урында-Венера Краснова (Мәләкәс), өченче урында-Җәмилә Мәрданова (Иске Абдул).

Гомумкоманда ярышлары нәтиҗәләре буенча беренче урын Күзкәй авыл җирлегенә, икенче урында Мәләкәс авыл җирлегенә, өченче урын Кече Шилнә авыл җирлегенә бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев