Яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә
Яңалыклар

Яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә

4 августта, Татарстан территориясендә кабат һава шартларының начараюы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Төнлә республика территориясендә урыны белән яшенле яңгырлар һәм кыска вакытлы җилнең секундына 15-18 метрга кадәр көчәюе фаразлана.

Моннан тыш, төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә кайбер урыннарда томан төшүе ихтимал.

 


Нет комментариев