Яшь тукайлылар өчен мөһим көн!
Яңалыклар

Яшь тукайлылар өчен мөһим көн!

Бүген алар кулында - документ кына түгел, ә олыгаю, җаваплылык һәм яңа мөмкинлекләр символы.

Паспорт алу – олылар тормышына беренче адым. 

"Безнең яшь буын белән горурланам! - диде Башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗмиев. — Ышанам, алар лаеклы гражданнар булырлар, традицияләрне сакларлар һәм илебезнең мәдәни байлыгын арттырырлар».

Бу көн казанышлар, кыю хыяллар һәм зур җиңүләр белән тулы якты юлның башлангычы булсын! Һәр балага үз-үзенә ышаныч, нык сәламәтлек һәм, әлбәттә, бәхет телибез!


Нет комментариев