Ярышлар уңышлы узды
Тукай районы яшүсмерләр клубының волейбол буенча ачык беренчелеге чемпионаты Теләнче Тамак авылында узды. Быел инде 19нчы тапкыр узган ярышларда 5 спорт командасы катнашты. БуТеләнчеТамак авылы, Яңа поселогы, Зәй районы, НДПУ һәм Тукай районы спорт ветераннары командалары иде.
Ярышлар башланыр алдыннан Теләнче Тамак авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев яхшы уен, көчле көндәшләр һәм җиңүләр теләделәр.
Җиңүче кубогы өчен каты көрәштә Яр Чаллы педагогия университетының булачак педагоглары командасы җиңү яулады. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар спортны чын күңелдән яратучы Теләнче Тамак җирлегеннән чыккан спонсорлар тарафыннан әзерләнгән призлар белән бүләкләнделәр. Ярышның баш судьясы Марат Хәйруллин билгеләп үткәнчә, елдан-ел командалар чемпионатка яхшы әзерлек белән килә.
Рамил Закиров, сп орт мәктәбе тренеры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев