10 апрельдә Тукай районының «Шәфкать» социаль хезмәт үзәге хезмәткәрләре һәм «Татарстан Республикасы Янгын күзәтчелеге» ДУП вәкилләре Биклән авыл җирлегендә 80 яшьтән өлкән ялгыз яшәүчеләргә инструктаж уздырдылар.
Чара барышында түбәндәге эшләр башкарылды:
✔ Чит кеше каравына ихтыяҗны мониторинглау;
✔ Газ һәм электр җиһазларын куллануда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрү;
✔ Автоматик янгын сигнализацияләрен тикшерү.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча актлар төзелде.
Максат: өлкән яшьтәге райондашларыбызның куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм аларга социаль ярдәм күрсәтү.
Социаль хезмәткәрләр һәм янгын сүндерүчеләр бергә эшләп, өлкәннәрнең тормыш шартларын яхшырталар.
Нет комментариев