Яңа поселогында Бөек Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм иттеләр
Яңа поселогында Бөек Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг узды. Бәйрәм хәрби марш авазлары һәм авыл халкының алкышлары астында башланып китте.
Юнармиячеләр парады белән Кнәз мәктәбе укытучысы, өлкән лейтенант Виктор Белов командалык итте. Аның җитәкчелегендә яшь армиячеләр үзләренең хәрби әзерлекләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр: сафка басып, каты адымнар белән район җитәкчелеге һәм хөрмәтле кунаклар алдыннан үттеләр.

Митингның иң дулкынландыргыч мизгеле — Әфганстан һәм Чечня сугышлары ветераннарының парадта катнашуы иде. Интерционалист-сугышчылар колоннасы трибуналар яныннан үткәндә, халык аларны басып алкышлады.

Буыннар арасындагы какшамас бәйләнеш — бәйрәмнең төп идеясе иде. Яшь буын үзеннән алда баручы геройларга карап сокланды, ә өлкәннәр үзләренә лаеклы алмаш үсүен күреп горурланды.

Дәүләт бүләкләре тапшырылды
Яңа поселогының үзәк мәйданында узган тантанада район җитәкчелеге, почетлы кунаклар һәм йөзләгән райондашыбыз катнашты. Район башлыгы Камил Нәҗмиев үзенең чыгышында 1945 елгы Җиңүнең бүгенге тыныч тормышыбыз өчен төп терәк булуын ассызыклады.

— Без бүген кадерләгән тынычлык һәм иминлек — бабаларыбызның чиксез батырлыгы нәтиҗәсе. Буыннар арасындагы бу тыгыз бәйләнеш — безнең киләчәккә ышанычыбыз, — дип белдерде район җитәкчесе.

Митингның иң дулкынландыргыч мизгеле — СВОда һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә «Батырлык өчен» орденнарын тапшыру иде. Ватан алдындагы бурычларын үтәгәндә гомерләрен биргән каһарманнарның дәүләт бүләкләрен аларның әти-әниләре, тормыш иптәшләре һәм балалары кабул итеп алды. Һәлак булган ир-егетләребезнең истәлеге бер минутлык тынлык белән искә алынды.

Тантанада махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләребезгә дә олы хөрмәт күрсәтелде. Туганнарының һәм якташларының алкышлары астында Камил Нәҗмиев «Батырлык өчен» орденнарын Бәткедән Илнар Хәбировка, Круглое Поле поселогыннан Руслан Сафинга, Новотроицкоедан Алмаз Нургалиевка тапшырды.

Район кураторы, «Беренчеләр хәрәкәте»нең төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов һәм хәрби комиссар Дамир Вәлиев та веераннарга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Соңыннан барча җыелганнар мемориалга чәчәкләр салды.


«Хәтер бакчасы» — буыннар бәйләнеше
Тантаналы митингтан соң Тукай районында «Хәтер бакчасы» («Сад памяти») халыкара акциясе узды. Бу масштаблы проектның төп максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган һәр якташыбыз истәлегенә 27 миллион агач утырту.

Яшь үсентеләр утыртуда район башлыгы Камил Нәҗмиев та катнашты. Аның белән бергә мәйданчыкта район кураторы Тимур Сөләйманов та эшләде. Җитәкчеләр үз куллары белән яшь агачлар утырттылар.

Акциядә катнашучылар билгеләп үткәнчә, «Хәтер бакчасы» – ул экологик чара гына түгел, ә тирән буыннар бәйләнеше дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев