Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа ел чыршысын утырттык

Мәләкәс авыл җирлегендә Яңа елга әзерлек башланды. Авыл җирлеге башлыгы Юрий Васильев инициативасы белән быел авыл мәдәният йорты янындагы майданда тере чыршы утыртырга карар иттеләр. Анда күп еллар авыл халкы Яңа елны каршылый һәм Раштуаны бәйрәм итә.

– Без ел саен ясалма чыршы бизәдек, дөресен генә әйткәндә, ул искерде, ямьсезләнде. Күптән инде тере яшел чыршы утырту идеясе бар иде. Минем фикерне авылдашларым хуплады. Барыбыз да хөрмәт иткән пенсионер Григорий Михайлов безгә үз ишегалдында үскән чыршысын бирергә теләк белдерде, – диде Юрий Павлович.

Чыршыны тамыр системасына кагылмыйча казырга Валерий Фомин, Айрат Гаделшин, Сергей Терентьев ярдәм итә. Ә пенсионер, авыл активисты Петр Терентьев чыршыны озак еллар дәвамында торак пунктта яшәүчеләрне һәм кунакларны сөендерәчәк урынга илтә.

Агачның биеклеге 6 метр. Авыл халкы агач яңа урында үсеп китәр, корымас, дип өметләнә. Алар шулай ук территориянең иң яхшы Яңа ел бизәлешенә республика конкурсында җиңү турында хыялланалар. Хәзер чыршыга мул итеп су сибәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев