Иң оста машина йөртүчеләр
Яңалыклар

Иң оста машина йөртүчеләр

17 сентябрьдә өлкән яшьтәге хатын-кызлар һәм ир-атлар машина йөртү осталыкларын сынады. Чара якынлашып килүче өлкәннәр көне кысаларында уздырылды. Ярышлар Яр Чаллының ЗЯБ бистәсендә Низаметдинов урамы, 26 йорт янында – ДОСААФ территориясендә үткәрелде.

Автомобильне ашыкмыйча, тәртипле итеп алып бару – өлкән яшьтәге машина йөртүчеләрне юлда үрнәк итеп куя. Конкурсның төп максаты да өлкән яшьтәгеләрдә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү иде.

Әлеге үзенчәлекле бәйгедә 60 яшькә җиткән ир-атлар һәм 55 яшькә җиткән хатын-кызлар катнашты. Конкурс ике этаптан торды: юл йөрү кагыйдәләрен теориядә белү, машинаны фигуралы йөртү.

Тукай районын яклап бәйгедә катнашучы хатын-кызлар арасында беренче урынны Новотроицкоедан Венера Әхтәмова, икенче урынны Иске Җирекле авылыннан Нина Адылева алды. Ир-атлар арасында иң остасы Чаллыдан Виталий Шведько булды. Икенче урын Түбән Суыксудан Дилшат Фазуллинга бирелде.


25 октябрь – Машина йөртүчеләр көне водители автомобили

Нет комментариев