Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәзер үтә күренмәле

Узган 2011 елда районның социаль хезмәт күрсәтү оешмаларына 26 мең кеше мөрәҗәгать иткән, димәк райондагы барлык халыкның 71 проценты шушы идарә һәм аның канаты астында эшләүче оешмаларга ярдәм сорап яисә башка төр гозер белән килгән. Бу турыда район социаль тармак хезмәткәрләренең узган 2011 ел эш йомгакларына багышланган киңәйтелгән киңәшмәсендә социаль...

Узган 2011 елда районның социаль хезмәт күрсәтү оешмаларына 26 мең кеше мөрәҗәгать иткән, димәк райондагы барлык халыкның 71 проценты шушы идарә һәм аның канаты астында эшләүче оешмаларга ярдәм сорап яисә башка төр гозер белән килгән. Бу турыда район социаль тармак хезмәткәрләренең узган 2011 ел эш йомгакларына багышланган киңәйтелгән киңәшмәсендә социаль яклау идарәсе башлыгы Г. Шәфыйкова хәбәр итте. Матди ярдәм күрсәтү үзәге аша 92 миллион сумлык акчалата түләүләр, компенсация һәм пособиеләр бирелгән. Шуларның 32,5 миллионы - ташламаларга ия гражданнарга торак-коммуналь хезмәтләр өчен субсидияләр, 7 миллионы - аз керемлелек буенча субсидияләр, 4 миллионы - 16 яшькәчә балаларга айлык пособиеләр, 8 миллионы - 1,5 яшькәчә балаларны карауга пособие, 34 миллионы - юл йөрүгә айлык түләүләр, 4,5 миллионы - балалар бакчалары өчен ата-ана түләүләрен компенсацияләү, 1 миллионы - бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү, 230 мең сум җирләүгә пособиеләр бирүгә тотылган. Районда халыкны адреслы социаль яклау буенча республика һәм район программалары гамәлгә ашырыла. Шушы программалар буенча авыр тормыш хәлендә калган 71 кешегә 400 мең сумлык ярдәм күрсәтелгән, санатор-курорт дәвалануга 68 юллама бирелгән, төрле чаралар үткәрүгә 700 мең сум тотылган.

Утырышта катнашкан муниципаль район башлыгы В. Хаҗиев район социаль яклау идарәсенең эшен уңай бәяләде. "Бер ел элек бу хезмәтнең эшчәнлеген үтә күренмәле итү бурычын куйган идек. Матди ярдәм күрсәтү тәртибе ризасызлык тудырды. Хәзер кимчелекләр бетерелде. Куелган максатка ирештек", - диде ул.

Киңәшмәдә шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Ә. Когогина да катнашты. Ул Думада законнар кабул итү эшчәнлеге белән таныштырды, сорауларга җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: субсидия пособие