Һәр тасмада – күңел җылысы
Кече Шилнәнең киң күңелле хатын-кызлары 200 нче маскировка челтәрен үреп бетерделәр.
Май аенда Кече Шилнәдә яшәүче волонтер хатын-кызлар алгы сызыктагы сугышчыларыбызга ярдәм йөзеннән маскировка челтәрләре үрә башлаганга ике ел була.
Махсус хәрби операция башлану белән «волонтер» сүзе аеруча актуальләште. Кешеләрне уртак максат берләштерде: безнең солдатларыбызга кирәк-яракларны җиткерү, аларның кыр шартларында яшәүләрен җиңеләйтү һәм кулдан килгәнчә гомерләрен дошман снарядларыннан саклау.
Районыбызның һәр волонтерлар оешмасының үз тарихы бар. Кече Шилнәдә барысы да шушы авылда яшәүче Сания Цыганованың йөрәк кушуы буенча, көченнән килгәнчә МХО зонасындагы солдатларга ярдәм итү өчен Яр Чаллы шәһәренә маскировка челтәрләре үрергә йөрүеннән башланды. Мондый мөһим һәм кирәкле эшкә катнашы булуны тою, егетләребезнең гомерләрен һәм аларның техникасын саклап калуга үзеннән өлеш кертә алу мөмкинлеге Сания Фәйзрахман кызына эчке канәгатьлек бирә иде.
Әмма аны: «Эх, челтәр үрүне үз авылыбызда оештырсак, тагын да күбрәк эшли алабыз бит, ярдәмчел кешеләр күп, ләкин барысының да шәһәргә йөрергә мөмкинлеге генә юк», — дигән уйлар торган саен ныграк борчый башлады. Сания Цыганова үзенең уйлары белән Кече Шилнә авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Тәнвирә Герасимова белән уртаклашты һәм хуплау тапты. Алар «Челнысети» оешмасындагы волонтерга — Наилә Гудовскихка мөрәҗәгать иттеләр (соңыннан ул шилнәлеләрнең кураторына әйләнде). Чаллы волонтерлары Кече Шилнәгә махсус рам алып килделәр, маскировка челтәрләрен үрү өчен кирәк-яраклар бирделәр, һәм шул рәвешле киң күңелле хатын-кызлар вак кына адымнар белән алга таба хәрәкәтен башлады. Халыкка хәбәр иттеләр, мессенджерда төркем төзеделәр, һәм битараф булмаган авылдашлар әкренләп бу эшкә тартыла башлады.
«Үрергә пенсионерлар йөри. Валентина Крапивина, Галина Ерохина, Галина Шестакова, Галина Максимова, Тәнвирә Герасимова, Әлфирә Сүлтиева, Светлана Крапивина, Зәйнәп Диндарова, Илсөяр Крапивина, Любовь Морозова, Анна Ребгун, Татьяна Старостенко һәм мин даими киләбез, — дип сөйли Сания Цыганова. — Биредә без челтәр дә үрәбез, аралашабыз да. Сөйләшүләр белән эш тә җайлырак бара. Яңа казанышыбыз белән дә уртаклашыйм әле: бүген без 200нче челтәрне тәмамладык", — ди ул эчке канәгатьләнү хисе белән.
Шулай ук Кече Шилнә волонтерлары махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен гуманитар ярдәм җыю белән дә шөгыльләнәләр. Авылның ярдәмчел кешеләре күчтәнәчләр, шәхси гигиена әйберләре, кием-салым һәм башка кирәк-яраклар китерә. Уңган хуҗабикәләр, алгы сызыктагы егетләребезне өй ризыгы белән сыйлап, беразга гына булса да җанга якын туган як атмосферасына кайтару максаты белән токмач кисәргә дигән чакыруны да бик теләп күтәреп алдылар.
«Челтәр үрү өчен кирәкле бөтен нәрсәне без, элеккечә, «Челнысети» оешмасыннан алабыз, әзер булганнарын аларга тапшырабыз. Ике сменада эшлибез: кемдер иртән, кемдер көндезге бергә килә — үзләренә ничек уңайлы. Без — балачактан ук хезмәткә, үзара ярдәмләшүгә өйрәнеп үскән буын. Хуҗалыктагы эшләребезне тиз генә бетерәбез дә клубка ашыгабыз. Эшебез алгы сызыктагы солдатлар өчен бик мөһим, һәрберсе өчен җаныбыз әрни. Бер генә теләгебез бар: тизрәк тынычлык урнашсын, егетләребез дә җиңү белән, исән-сау гына якыннары янына әйләнеп кайтсын», — диләр Кече Шилнә волонтерлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев