Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Григорий Мансуров, Борды авылы

«Якты юл» газетасын без аның беренче саны 1976 елда басылып чыккан мәлдән бирле укыйбыз. Тормыш иптәшем Мария озак еллар почта бүлекчәсе начальнигы булып эшләде, күп итеп газета-журналларны яздырып ала иде. Алар арасында иң яратканы безнең район газетасы булды, әлбәттә. Чөнки ул безнең Тукай районы тормышын яктырта, аның кешеләре турында яза. Егерме җиде ел буе мин үзем дә «Якты юл»га хәбәрләр җибәреп, газета хәбәрчесе булып йөрдем. Үзебезнең хуҗалык хезмәткәрләре турындагы язмалар газета битләрендә дөнья күрде.

Газетаның бер санында табиб Филида Хабибуллина турында язма бастырган идегез. Без аны бик яратып укыдык. Шундый кешеләр турында күбрәк язсагыз иде».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев