Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Грант акчалары максатчан тотыламы?

Узган атна ахырында районда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек минист ры урынбасары Рөстәм Гайнуллов җитәкчелегендәге комиссия булды, ул министрлык тарафыннан фермерларга һәм кооперативларга ярдәмгә бүлеп бирелгән грант акчасының куллануының тикшерде.

Комиссия, грантларны максатчан үзләштерүне бәяләде, районда бу юнәлештә эш графикка туры китереп алып барыла, дип билгеләп үтте. «Бердәмлек» җитештерү кооперативы республика бюджетыннан бүлеп бирелгән акчага Иске Җирекле авылында яңа яшелчә саклау корылмасын төзү эшенә кереште, бүгенге көнгә металл конструкцияләр инде урнаштырылган.

Фермер Иван Кузьмин агротуризмны үстерүгә 3 млн сум күләмендә грант алган. Ул Борды авылында ел әйләнәсе табигатьтә ял оештырырга планлаштыра. Аның проектын гамәлгә ашыру вакыты – 2024 елның мае.

Комиссия әгъзалары Җәйләү авылында Касакин усадьбасында булдылар, анда табигатьтә ял итәргә яратучылар өчен бар мөмкинлекләр дә бар: балык тоту, мунча керү өчен шартлар тудырылган.

Фермер Виталий Касакин сүзләренчә, усадьбаның сулыкларында ел саен 15-20 тонна җәен, карп, форель һәм башка балыклар тотырга була. Рөстәм Гайнуллов фермерга авыл туризмын алга таба үстерү өчен грантта катнашырга киңәш итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев