Яңалыклар

Футбол буенча ярыштылар

Күзкәй авыл жирлегендә район кубогына оешмалар арасында үткән футбол ярышында дүрт команда катнашты. Нәтиҗәләр буенча беренчелекне "Кама Бекон" футболчылары яулады (тренеры - А. Әхкыямов), икенче урында район эчке эшләр бүлеге командасы (тренеры - Р. Кашапов), өченче урынга "Тукай азык-төлек корпорациясе" командасы лаек дип табылды (тренеры - Т. Ситдыйков). Иң яхшы...

Күзкәй авыл жирлегендә район кубогына оешмалар арасында үткән футбол ярышында дүрт команда катнашты.

Нәтиҗәләр буенча беренчелекне "Кама Бекон" футболчылары яулады (тренеры - А. Әхкыямов), икенче урында район эчке эшләр бүлеге командасы (тренеры - Р. Кашапов), өченче урынга "Тукай азык-төлек корпорациясе" командасы лаек дип табылды (тренеры - Т. Ситдыйков). Иң яхшы капкачы булып А. Сошанков ( "Кама Бекон" ҖЧҖ), иң оста һөҗүм итүче - А. Шәйхетдинов ("Тукай азык-төлек корпорациясе" агрофирмасы), иң яхшы сакчы итеп И. Мостафин ( "Кама Бекон" җәмгыяте) билгеләнде.

1, 2 урынны яулаучы командалар 2012 елның 21 июлендә үтәчәк финал ярышларына чакыру алдылар, дип хәбәр итте район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы И. Гәрәев.


футбол

Нет комментариев