Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фаил Камаевка Мәләкәс авыл җирлеге депутаты таныклыгы тапшырылды

Бүген Мәләкәс авыл җирлеге Советы утырышы узды. Көн тәртибенә ике сорау чыгарылган иде. 9 сентябрь көнне узган өстәмә сайлауларның нәтиҗәләре белән таныштырдылар.

Җирлек сессиясе бүген яңа составта җыелды. 4нче сайлау округы буенча депутат булып Фаил Камаев сайланды. Авыл җирлеге башлыгы Валентин Артемьев Фаил Мисбаховичка депутатлык таныклыгы тапшырды.
Соңыннан депутатлар яшерен тавыш бирү юлы белән Тукай муниципаль районы Советына үз авыл җирлегеннән вәкил сайладылар. 10 депутат бертавыштан Фаил Камаев кандидатурасын яклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукай районы Фаил Камаев Мәләкәс