Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Файдалы очрашу уздырдылар

«Минем гаиләм юл йөрү кагыйдәләрен үти – димәк, мин дә аларны беләм!» Узган атнада Яңа бистәсенең «Березка» балалар бакчасында шундый исем астында чара узды.

Балаларның юлда имгәнүләрен булдырмау буенча очрашуны, тәрбияләнүчеләрнең ата-аналарын да чакырып, педагог Лилия Сәләхова оештырды.

Уен формасында балалар рәсемнәр буенча транспорт чаралары төрләрен билгеләделәр, светофор макетын җыйдылар, «зебра»дан юл аша чыгу кагыйдәләрен кабатладылар. Сабыйлар табышмаклар чиштеләр, җырладылар, спорт ярышларында катнаштылар. Очрашу «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең әйдәп баручы белгече Ләйсән Закированың файдалы китаплар тапшыруы белән тәмамланды.

Ул, әти-әниләр алдында чыгыш ясаганда, яхшы һәм кайгыртучан ата-аналар – үз балаларына кыйммәтле уенчык, хәтта квадроциклга кадәр сатып алучылар түгел, ә балаларының иминлеген һәм сәламәтлеген кайгыртып, законнарны үзләре үтәп, балаларын да аларны үтәргә өйрәтүчеләр, дип билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев