Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшләр тәмамлану алдында

Әҗмәкәй авыл җирлегендә үзара салым программасы буенча узган ел җан башыннан 1 мең сум, ташламалардан файдаланучылардан 500әр сум җыйганнар иде. Авыл җирлегендә яшәүчеләр, бергәләп киңәшеп, ул акчага авыллар эчендәге юлларны төзекләндерделәр, электр җиһазлары, үткәргеч кабель, яктырткычлар сатып алдылар һәм урнаштырдылар. Бүген ниятләнгән эшләр төгәлләнү алдында. 

Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы Рамил Адиев белдерүенчә, Яңа поселогында яшәүчеләр үзара салым акчасын җыю буенча билгеләнгән планны йөз процентка үтәгәннәр. Яңа Сарайлыда, Әҗмәкәй һәм Иске Гәрдәледә пландагы сумманың 90 процентка якыны җыелган. «Дәүләт өстәп биргәндә эшләргә кирәклеген аңлап, хуплап, уртак эшкә үз өлешен кертүчеләргә рәхмәт», – ди Рамил Флүсович.
Яңа поселогында, планда каралганча, Энтузиастлар, Солидарная, 8 Март, Солнечная, Восточная урамнарының юллары төзекләндерелгән. Поселок читендәрәк, яңа шәхси йортлар төзелеп, асфальт юл салыначак урында әзерлек – планировкалау эше әле дә дәвам итә. Биредә хәзерге вакытта үзбушаткыч машина, экскаватор һәм грейдер ярдәмендә туфрак тигезләнеп, вак таш кертелә һәм тыгызлана. Быелга билгеләнгән эшләр исемлегенә поселокның парк зонасын дәвам иттерү дә кертелеп, аның коймасы корып куелган. 
Әҗмәкәй авылында, алда саналган эшләрдән тыш, быелгы планга өстәмә бер мөһим пункт – балалар мәйданчыгы сатып алып урнаштыруны да керткән булганнар. Балалар мәйданчыгы төзелеше киләсе елда да дәвам итәчәк, биредә әле участокны төзекләндерү, аерым алганда, тигезләү, ком китертү кебек эшләр башкарасы бар. «Әҗмәкәйдә быел Шамил Усманов һәм Мулланур Вахитов урамнарының юлларын вак таш салып тигезләү шулай ук үзара салым хисабына башкарылды, – дип сөйләвен дәвам итә авыл җирлеге башлыгы Рамил Адиев. – Иске Гәрдәледә үзара салым акчасына Заречная урамын ремонтладык, әлеге юлның озынлыгы 700 метрдан артык. Ә Яңа Сарайлы урамнарында юлларны асфальт валчыгы кертеп тигезләү планы бар, бу быел үтәлергә тиешле эшләрнең берсе». 
Ә киләсе елга үзара салым акчасы җыю һәм аның хисабына эшләнәсе эшләр буенча торак пунктларда җыеннар дәвам итә. Ниятләр һәм планнар турында киңәшләшү, һәр мәсьәләне уртага салып сөйләшү өчен уздырыла халык җыеннары. Анда катнашып һәркем үз фикерен белдерә, үз тәкъдимен кертә ала. Шуңа күрә авыл җирлеге башлыгы җыеннарда актив катнашырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев