Эшләр тәмамлану алдында
Әҗмәкәй авыл җирлегендә үзара салым программасы буенча узган ел җан башыннан 1 мең сум, ташламалардан файдаланучылардан 500әр сум җыйганнар иде. Авыл җирлегендә яшәүчеләр, бергәләп киңәшеп, ул акчага авыллар эчендәге юлларны төзекләндерделәр, электр җиһазлары, үткәргеч кабель, яктырткычлар сатып алдылар һәм урнаштырдылар. Бүген ниятләнгән эшләр төгәлләнү алдында.