Яңалыклар

Эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе 3,7 процентка арта

Гыйнвар аеннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе 3,7 процентка артты. Бу үзгәреш Тукай районында яшәүче 8 меңнән артык кешегә кагыла. Индексация ясалгач, түләүләрнең иминият өлеше аена 4 982, 9 сумны тәшкил итәчәк, пенсия баллы 78,58 сумнан 81,49 сумга җитәчәк. Монан тыш, 1 апрельдән эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларның дәүләт пенсияләре, шул исәптән...

Гыйнвар аеннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе 3,7 процентка артты. Бу үзгәреш Тукай районында яшәүче 8 меңнән артык кешегә кагыла.

Индексация ясалгач, түләүләрнең иминият өлеше аена 4 982, 9 сумны тәшкил итәчәк, пенсия баллы 78,58 сумнан 81,49 сумга җитәчәк.

Монан тыш, 1 апрельдән эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларның дәүләт пенсияләре, шул исәптән социаль пенсияләр, 4,1 процентка артачак. Нәтиҗәдә уртача социаль пенсия күләме 8 092 сумны тәшкил итәчәк. Август аенда 2017 елны эшләгән пенсионерларның пенсияләре яңадан хисапланачак.

1 февральдән федераль ташламалардан файдаланучыларның айлык акчалата түләүләре чамача 3,2 процентка индексацияләнәчәк.


Нет комментариев