Элемтә бүлекләре бәйрәм көннәрендә дә эшләячәк
Татарстанда яшәүчеләр май бәйрәмнәрендә почта күрсәтә торган бар хезмәтләрдән дә файдалана алачак. Клиентларга өзеклекләрсез хезмәт күрсәтү максатыннан махсус эш режимы каралды, почталар 30 апрельдән 2 майга кадәр һәм 7-10 май көннәрендә эшләячәк, дип хәбәр итә "Татарстан почтасы" матбугат хезмәте. 30 апрель һәм 8 майда эш көне бер сәгатькә кыскара. 1...
Татарстанда яшәүчеләр май бәйрәмнәрендә почта күрсәтә торган бар хезмәтләрдән дә файдалана алачак. Клиентларга өзеклекләрсез хезмәт күрсәтү максатыннан махсус эш режимы каралды, почталар 30 апрельдән 2 майга кадәр һәм 7-10 май көннәрендә эшләячәк, дип хәбәр итә "Татарстан почтасы" матбугат хезмәте. 30 апрель һәм 8 майда эш көне бер сәгатькә кыскара. 1 һәм 9 май - ял көннәре. 2, 7 һәм 10 май көннәрендә почта элемтәсе һәм клиент залларында гадәти режимда хезмәт күрсәтеләчәк. Бәйрәм көннәрендә пенсия һәм пособиеләр РФ Пенсия фондының төбәк бүлекчәләре белән килешенгәнчә өләшенә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев