Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эчү җинаять маддәсенә җиткерде

3 июль көнне көндезге сәгать уникенчедә ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан «Джили Эмгранд» автомашинасы туктатыла, аның руле артында 73 яшьлек Чаллы кешесе була. Мәгълүмат базалары буенча тикшерү барышында гражданның транспорт чаралары белән идарә итү хокукы булмавы ачыкланды, элегрәк ул транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән булган, 2024 елның 25 гыйнварында мәхрүм итү срогы тәмамланган, ләкин ул йөртү таныклыгын яңадан алмаган.

Әлеге гражданинга алкотекторда тикшерү узарга тәкъдим ителә. Нәтиҗә 0.349 мг/л тәшкил итә. Наркология диспансерына медицина тикшерүенә барудан шофер баш тарта.

РФ Эчке эшләр министр лы гының Тукай районы буенча Дәүләт авто инспекциясе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Роберт Вилданов хәбәр иткәнчә, әлеге гражданинның шушы төрдә ге хокук бозуы бер ел эчендә кабат кылынган, шул сәбәпле машина йөртүченең гамәлләрендә РФ Җинаять кодексының 264.1 мад дәсендә каралган җинаять билгеләре күренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев