Яңалыклар

Эчкән килеш һәлакәткә юлыккан

1 октябрь көнне ЮХИДИ хезмәткәрләре кичке сәгать 8дә Яр Чаллы – «Дубки» ял базасы арасында юл-транспорт һәлакәте килеп чыгуы турында хәбәр алалар.

Урынга килгән инспекторлар һәлакәткә юлыккан «Лада Ларгус» автомобилен йөртүче 42 яшьлек ир-атның алкоголь кулланган булуыннан шикләнәләр. Алкотектор 0,313 мг/л күрсәтә. Йөртүчегә карата административ беркетмә төзелә, машинасы штрафстоянкага җибәрелә.    
 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев