Генераль классификациядә бар да үзгәрешсез: Россиянең "КАМАЗ-Мастер" командасы ышанычлы рәвештә беренче өч урынны били
Бүген төнлә Чилида, автомобильләр һәм йөк машиналары өчен бер көн ялдан соң, "Дакар-2015" халыкара раллиеның 9нчы этабы тәмамланды. Беренче булып финишка Айрат Мәрдиев идарәсендәге "КАМАЗ"да Россия экипажы килде.
Икенче булып Эдуард Николаев (+01.29 мин.) идарәсендәге тагын...
Генераль классификациядә бар да үзгәрешсез: Россиянең "КАМАЗ-Мастер" командасы ышанычлы рәвештә беренче өч урынны били
Бүген төнлә Чилида, автомобильләр һәм йөк машиналары өчен бер көн ялдан соң, "Дакар-2015" халыкара раллиеның 9нчы этабы тәмамланды. Беренче булып финишка Айрат Мәрдиев идарәсендәге "КАМАЗ"да Россия экипажы килде.
Икенче булып Эдуард Николаев (+01.29 мин.) идарәсендәге тагын бер Россия экипажы килде, өченче - "Iveco"да голландияле Жерар де Ройда (+07.05 мин.). Андрей Каргинов җитәкчелегендәге тагын бер Россия экипажы дүртенче булды (+15.33 мин.). Дмитрий Сотников идарәсендәге "КАМАЗ-Мастер" командасына техник ярдәм экипажы бүген сигезенче вакыт күрсәтте (+37.20 мин.). Генераль классификациядә бар да үзгәрешсез. Россиянең "КАМАЗ-Мастер" командасы ышанычлы рәвештә беренче өч урынны били. 9 этап нәтиҗәләре буенча Айрат Мәрдиев җитәкчелегендәге "КАМАЗ" экипажы лидер санала, икенче - Эдуард Николаев (+14.10 мин.), өченче - Андрей Каргинов (+20.42 мин).
Дмитрий Сотников, 2 сәгатькә диярлек калышып, бишенче бара. Бүген раллиның Калама - Сальта маршруты буенча 10нчы этабы узачак. Махсус участокның озынлыгы 359 чакрым тәшкил итә. Беренче йөк машинасы 18.21дә кузгала.
Команда җитәкчесе Владимир Чагин узган этаптан канәгать калган: "Чын мәгънәсендә марафон этабы, безнең экипажларга ошады. Ташлар да, тузан да, дюналар (Җил өеп ясаган ком калкулыклары. - Ред.) да булды. Авыр эш көне. Тәгәрмәчләр дә тишелми тормады. Ике экипаж навигациядә вакыт югалтты. Эдуард Николаев 12 минутка якын. Дмитрий Сотников башта ярты сәгатьләп, аннары 5 минутка якын. Иртәгә авыр көн булачак. Махсус участок 3600дән 4500 метрга кадәр биеклекләрдә узачак. Тулаем алганда, машиналар тәртиптә, бүген профилактик ремонт ясыйбыз, шиналарны алмаштырабыз".
Нет комментариев