Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чит илләрдә июнь аенда Сабан туйлары узмый

Ә киләсе айларга кагылышлы карарлар хәлләрнең алга таба ничек торышына бәйле булачак. Бу турыда «Татар-информ»га Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев сөйләгән. 

Аның сүзләренчә, май ахыры-июнь башында берничә чит илдә узарга тиеш булган бәйрәмнәрне үткәрергә рөхсәт алынмаган. «Кыргызстанда Бишкәктә, Болгария башкаласы Софиядә – Европа Сабан туе, Ташкентта Азия Сабан туе булмаячак. Алга таба ничек булыр – анысын фаразлау мөмкин түгел», – ди Шәйхразиев.
Чит илләрдә, Русия төбәкләрендә Сабан туен уздыру яки уздырмауны җирле хакимият һәм татар оешмалары бергәләп хәл итәчәк, дип аңлата Милли шура җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев