Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чарадан алынган хис-кичерешләр ир-егетләребезнең күңелләрендә әле озак сакланыр

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне. Әлеге бәйрәмне район авыл җирлекләрендә бик күңелле итеп үткәрделәр, әтиләр, егетләр-малайлар өчен кызыклы уеннар, викториналар оештырдылар. «Якты юл» («Светлый путь») газетасының электрон почтасына (yakti.ul76@gmail.com) килгән хатлар әнә шул турыда.

Күзкәй авыл җирлегендә Ватанны саклаучылар көне оешкан төстә, күтәренкелек белән узды. Югары Байлар, Иске Байлар авылларында да митинглар, мәдәни чаралар булды.

Күзкәй авылы уртасында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында хәрби киемнәр кигән укучы егетләр почетлы каравылда тора. Тын гына музыка агыла. Мәйданга Россия һәм Татарстан флагларын тоткан укучылар керә. Менә бу мизгелләр үзе үк бәйрәмгә тантана өсти, күңелләргә яктылык, тыйнак бер горурлык хисе иңә. Митингта әфганчы Дамир Сәлахов, узган елда Ватанны саклаучылар сафларында хезмәт итеп кайткан егетләребез Ильяс Рәхмәтуллин белән Радик Сәлахов та бар. Алар буй-сыннарына килешеп торган хәрби формадан. Солдатлар һәйкәл итәгенә чәчәк бәйләмнәре салды.

Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм тантанасын кыскача кереш сүз белән авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев ачып җибәрде һәм сүзне район хакимияте башлыгы Васил Хаҗиевка бирде.

- Ватан кайдан башлана? Менә шушы һәйкәлләрдән, туган авылдан, туган җирдән. Кечкенәдән аның кадерен белергә, аны матур, бөтен, нык итү өчен тырышлыкны, хезмәтеңне кызганмаска кирәк, - диде ул бигрәк тә укучы балаларга мөрәҗәгать итеп һәм митингка килүчеләрне, авыл җирлеге халкын Ватанны саклаучылар көне белән җылы котлады.

Елның-елында бу тантаналы көндә һәйкәл янында кадерле кунаклар булып утырган Бөек Ватан сугышы ветераннарының сафлары сирәкләнде. Алар җирлектә икәү генә калды. Мәхмүт Сабиров һәм Мәхмүт Әмиров абыйларны авыл җирлеге хезмәткәрләре бу истәлекле көн белән өйләренә барып котладылар, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр, дип хәбәр итте Күзкәй авылыннан Заһидә Нәбиуллина.

Узган ялларда шулай ук Күзкәй авылы китапханәсендә солдат аналары белән дә хис-тойгыларга бай очрашу булды. Быел безнең авыл җирлегеннән төрле гаскәрләрдә алты солдат хезмәт итә. Очрашуга Югары Байлар авылы егете Илназ Мөсәвировның әтисе дә, әнисе дә килгән иде. «Илназ - төпчегебез, кызлар арасында үссә дә, кечкенәдән техниканы бик яратты, язгы чәчү вакытларында басудан кайтып кермичә эшләде, яше җиткәч тә бик теләп, сөенеп армиягә китте», - дип сөйләде Илназның әти-әнисе.

Дүрт малай тәрбияләп үстереп, шуның өченчесен - Айдарын армия сафларына озаткан Энҗе ханым Хәмәтова: «Хәрби хезмәттән егетләр олыгаеп, аларга акыл кереп кайта. Әниләргә улы өчен ут йотып яшәү авыр, әлбәттә, әмма илләр тыныч булса, армиягә бару файдага гына», - дип әйтте.

Фәрит Миңгәрәев бер ай Екатеринбургта өйрәнүләрдә булганнан соң, Казанга Эчке эшләр гаскәрләрендә патруль пост хезмәтендә икәнен әйтте аның әнисе Гөлчәчәк ханым. Ильмир Ситдыйков КФУның өч курсын тәмамлаганнан соң, ике энесенә дә үрнәк күрсәтеп, армия сафларына чакырылуы турында хәбәр килгәч үк, армия сафларына киткән. Бу турыда тулырак итеп аның әнисе Альмира ханым сөйләде.

Булат Кәшапов КФУны тәмамлап, белгечлеге буенча заводта эшләп тә ала. Армиягә чакыру кәгазе килгәч, хәрби бурычын үтәргә армия сафларына китә. Бурятиядә Улан-Удэ шәһәрендә хезмәт итә егет. Әнисе Эльмира җыелганнарга: «Частьтә төрле халык вәкилләре булса да, үзара дустанә мөнәсәбәттә яшиләр. Гәүдәсе 2 метрлы булгач, ашарына җитмәс, тамагы туймас дип борчылган идем, режим белән булгач алай зарланмый. Авылда эшләп үскән егетләр бит алар. Армия мәктәбе әти-әни, туганнарның кадерен белергә, туган як - Ватанны сакларга кирәклеген өйрәтә», - дип сөйләде.

Очрашуда кыю уллар үстергән солдат аналары исеменә бик күп җылы сүзләр яңгырады, җырлар багышланды. Заманында ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән, олы тормыш юлы узган авылдашыбыз подполковник Ринат Зыятдинов армиягә яраклы уллар үстергән аналарга җылы рәхмәт сүзләрен әйтте, дип хәбәр итте безгә Күзкәй авылыннан Гөлсинә Шәйхнурова.

Атнаның беренче көненнән үк Борды мәктәбендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан төрле чаралар үткәрелеп килде. Дүшәмбе көнне башлангыч сыйныф укучылары үзара көч, җитезлек һәм өлгерлектә көч сынашты. Сишәмбе көнне исә өлкәнрәк сыйныф укучылары өчен фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Шулай ук укучылар көтеп алган «Аҗаган» уены да узды. Командалар уенның һәр этабында баллар җыйды. Һәр укучы үзенең җилкәсендә команда өчен җаваплылык йөрткәнен аңлап уйнады. Хөкемдарларга җиңүче команданы билгеләү бик авыр булды. Шулай да нәтиҗә ясалды. Борды урта мәктәбе өченче урынга лаек булды. Авылда шулай ук «Һәйкәл» акциясе үткәрелде. Егетләр һәйкәл территориясен - кардан, кызлар исә язуларны чистартты һәм матурлады. Әлеге акциядә бигрәк тә VIII сыйныф укучылары һәм директор урынбасары Юлия Утяшова актив катнашты. Бәйрәм көнне исә һәйкәл янында тантаналы чара узды, авылдаш каһарманнар истәлегенә чәчәкләр салынды, дип хәбәр иттеләр безгә Борды авылы мәктәбеннән.

Калмия мәдәният йортында 23 февраль көнне митинг уздырылды, ә кичен шаулап-гөрләп «Ягез әле, әтиләр» бәйгесе үтте. Әлеге чарадан бер кеше дә читтә калмады, бөтенесе биеде, җырлады, әтиләренә төрлечә булышты. Калмия җирлеге башлыгы Нияз Гыйльфанов барлык ир-егетләребезне бәйрәм белән котлады. Вера Сәлимова җитәкләгән балалар төркеме кичке уен күренешен күрсәтте. Вәсим Сәлимов, Рәшит Абиджанов, Рушан Галимҗанов, Айзат Вахитов, Альберт Әгълиев, Данил Әюпов марш бросок, «мылтык»ны (иттарткыч) сүтеп-җыю, баланы киендерү, бишек җыры җырлау, төз ату, күзне бәйләп рәсем ясау - тагын әллә нинди бәйгеләрдә үзләрен сынадылар. Авылыбыз үзешчәннәре: «Күгәрчен» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, Данил Әюпов, Азалия Галимҗанова, бертуган Абиджановалар, Ильяс Вахитов, Фәнзәлия Гыйльванова, Ильмира Миңнебаева, Гөлназ Фәрхетдинова тамашачыга үзләренең матур җырларын, дәртле биюләрен бүләк иттеләр, дип хәбәр итә безгә Калмия авылының мәдәния йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова.

Иске Абдул авылында бәйрәм уңаеннан шулай ук митинг уздырылды. Бу көнне һәйкәл янына җирлектә урнашкан учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, вәкилләре җыелдылар. Чараны Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резидә Сафина ачып җибәрде. Ул җыелганнарны Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итте, матур котлау сүзләре җиткерде. Шулай ук чарада район ветеринария оешмасы җитәкчесе урынбасары Рәүф Басыйров та чыгыш ясады. Митинг һәйкәлгә чәчәкләр-веноклар кую белән тәмамланды.

Бәйрәм көнне Кнәз авыл җирлегендә һәйкәл янына барлык авылдашлар, авыл җирлеге ветераннар советы, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, мәдәният йорты хезмәткәрләре, Кнәз мәктәбе укучылары, яшьләр, «Родина» патриотик клубы әгъзалары җыелган иде. Митингны Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова ачып җибәрде. Аннары район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Роза Гыйззәтуллина чыгыш ясады. Кнәз мәктәбе укучылары бик тә эчтәлекле монтаж әзерләгән иделәр, җыелганнарга шуны тәкъдим иттеләр. Чара һәйкәл янына чәчәкләр, веноклар кую белән тәмамланды.

Шулай ук Кнәз авылында 26нчы тапкыр «Солдат хатлары укыганда» дип исемләнгән кичә дә уздырылды. Гадәттәгечә, бу көнне мәдәният йортына бөтен авыл халкы җыелды. Без бергәләшеп җирлектән армия сафларына киткән егетләребезнең - Станислав Веретенниковның, Рәмис Зариповның, Станислав Беловның, Александр Самойловның, Роман Новокрещеновның, Антон Тюмкинның, Илназ Хәмәтовның хатларын укыдык, командирлары җибәргән Рәхмәт хатларына тукталдык. Шунысы куанычлы: егетләр үзләренең хатларында әниләренә рәхмәт тулы сүзләрен җиткерәләр, аларга багышлап, кичәдә җыр яңгыратуыбызны үтенәләр. Кичәдә шулай ук декабрь аенда гына армия сафларыннан кайткан Ранель Багаев белән Тимур Хисматуллин да бар иде. Алар үзләренең хезмәтләре турында бәйнә-бәйнә сөйләделәр, сорауларга җаваплар бирделәр. Солдат хатлары уку кичәсе матур концерт номерлары белән үрелеп барды, дип язды безгә Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев