Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чакырылыш әйбәт бара

Кичә районыбыздан ике егет - Алексей Львов (Кече Шилнә), Илмир Уразбаев (Күзкәй) солдат хезмәте үтәргә киттеләр. Бу - язгы чакырылыштагы бишенче озату. Бүгенге көнгә 22 райондашыбыз РФ Кораллы көчләренә алынган. "Чакырылыш тәртип белән, көйле бара. Районнан барлыгы 35 кеше армиягә китәргә тиеш, - ди Яр Чаллы шәһәренең Комсомол һәм Тукай...

Кичә районыбыздан ике егет - Алексей Львов (Кече Шилнә), Илмир Уразбаев (Күзкәй) солдат хезмәте үтәргә киттеләр. Бу - язгы чакырылыштагы бишенче озату. Бүгенге көнгә 22 райондашыбыз РФ Кораллы көчләренә алынган. "Чакырылыш тәртип белән, көйле бара. Районнан барлыгы 35 кеше армиягә китәргә тиеш, - ди Яр Чаллы шәһәренең Комсомол һәм Тукай районнары буенча хәрби комиссар Рәис Юнысов. Егетләр, башлыча, район хәрби комиссариаты тарафыннан килешүләр төзелгән Йошкар-Ола һәм Севастополь шәһәрләрендәге хәрби частьләргә озатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: солдат хезмђте чакырылыш призыв