Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Челтәрләр үрүне дәвам итәләр

Биклән волонтерлары маскировка челтәрләре үрү эшен дәвам итәләр. Шушы көннәрдә берничә челтәр Донбасска ашыгыч гуманитар йөк составында җибәрелде.

Аны прицеплы автомобильдә Алмаз һәм Илназ Вилдановлар, Ленар Сабиров һәм Тукай район Советы депутаты Алмаз Нургалиев илттеләр. Волонтерлар Херсон, Запорожье, Луганск һәм Донецк юнәлешләрендәге 10 полкта булып, сугышчыларга кирәкяраклар тараттылар.

Гомумән алганда, апрельнең икенче яртысыннан башлап, Биклән волонтерлары 52 маскировка челтәре үргәннәр, шуларның 48е махсус хәрби операция зонасына җибәрелгән. «Гуманитар йөк ташучы кыю егетләргә рәхмәт! Үзебез үргән маскировка челтәрләренең сугышчыларыбыз янына китүен күрү – безнең өчен шатлык. Без бу дус, актив, кыю команда составында булуыбыз белән горурланабыз, җиңүне якынайтуга өлеш кертә алуыбызга шатланабыз, – ди Биклән волонтеры Фирия Гарипова. – Заказларга килгәндә, алар бик күп. Мәсәлән, яңарак кына бер сугышчы Угледардан кыска вакытлы ялга Чаллыга кайтты. Ул – безнең егетнең сугышчан хезмәттәше. Аның артыннан да җибәрүне сорадылар, үзе алып китә алган кадәр челтәр җибәрергә уйлыйбыз», – дип, планнары белән уртаклаша волонтер.

Гүзәл Мәрдәнова.

РФ кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында күбрәк белү: https://heroes-tatarstan.ru

#ГероиТатарстана #Татарстан

#СлужбаПоКонтракту #АрмияРоссии

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев