Бүген Түбән Камада шартлау булды
Тукай районы белән күрше Түбән Кама шәһәрендә бүген көндез шартлау булды.

Якынча мәгълүматлар буенча, ««Нижнекамскнефтехим» предприятиесе территориясендә шартлаудан соң янгын чыккан, аны сүндерү эшләре алып барыла. Бу хакта Түбән Кама мэры Радмир Беляев хәбәр итте.
Әлеге вакыйганың нәтиҗәләрен бетерүгә оператив хезмәтләр җәлеп ителде. Төп эшләргә катнашы булмаган хезмәткәрләрнең куркынычсызлыгы тулысынча тәэмин ителде — алар куркынычсыз урынга күчерелде.
Лаборатория белгечләре һаваның сыйфатын тикшерә. Булган мәгълүматларга караганда, кешеләргә һәм экологик вәзгыятькә куркыныч янамый.
Фото Татмедиа каналыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев