Бүген Татарстанда урыны белән яңгыр һәм көчле җил булачак
Шәүкәт Галиев язганча: «Көтеп алган яңгырдан соң кайнар тузан исе дә тәмле!» Бу көннәрдә республиканың күп кенә районнарында яңгырлар явып үтте. Бүген синоптиклар нәрсә вәгъдә итә икән?

28 майда төбәктә аязучан-болытлы һава торышы көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре. Тәүлек дәвамында урыны белән бераз яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшүе ихтимал.
Җил көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 6–11 метр тизлектә исәчәк. Көндез кайбер урыннарда җилнең тизлеге 15–20 м/с кадәр көчәергә мөмкин.
Төнлә һава температурасы +4…+9 градус тәшкил итәчәк, көндез исә +15…+20 градуска кадәр җылытачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев