Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бүген Татарстанда көндезге температура +14 градуска кадәр җылыначак

Бүген, 24 апрельдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы сакланачак. Төнге сәгатьләрдә һава торышы тыныч булачак, явым-төшем көтелми. Ә менә көндез киресенчә, урыны белән кыска вакытлы, әллә ни көчле булмаган яңгыр явуы ихтимал.

Җил көньяк юнәлештән исәчәк: тизлеге уртача 7–12 м/с тәшкил итәчәк, ә көндез кайбер районнарда ул 15–20 м/с кадәр көчәеп, бераз уңайсызлыклар тудырырга мөмкин.

Төнгә кабат суытачак, һава температурасы −1дән +4 градуска кадәр төшәчәк, иртән дә әле сизелерлек салкын булыр. Көндез исә һава +9дан +14 градуска кадәр җылынып, чагыштырмача уңайлы һава торышы урнашачак.

Н.Туганов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев