Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бүген республикада кабат яңгырлы һәм җилле көн булачак

Татарстанда 29 майда болытлы һава торышы сакланачак, дип фаразлый синоптиклар.

Бүген төбәктә кабат яңгыр көтелә, кайбер районнарда көчле яңгырлар явачак. Көндез урыны белән яшенле яңгырлар булуы да ихтимал, дип кисәтә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре.

Җил көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш юнәлешләрдән исәчәк. Төнлә аның тизлеге 5–10 м/с тәшкил итәчәк, ә кайбер урыннарда ул 14 м/с кадәр көчәергә мөмкин. Көндез исә җил 7–12 м/с тизлек белән исәчәк, урыны белән көчәеп, 15–20 м/с кадәр җитәчәк.

Республикада бүген дә җиләс һава торышы саклана. Төнлә белән температура +5…+10° булса, көндез дә нибары +12…+17 градуска кадәр генә күтәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев