Бүген, 18 апрельдә республика халкын аязучан-болытлы һава торышы көтә
Яңалыклар

Бүген, 18 апрельдә республика халкын аязучан-болытлы һава торышы көтә

Төнлә кайбер районнарда аз гына яңгыр явуы ихтимал, аерым урыннарда томан төшәчәк. Бу күренеш иртәнге сәгатьләрдә юлларда күрү мөмкинлеген киметергә мөмкин.

Төнге һава температурасы +4…+9 градус тирәсендә булачак. Көндез дә һава торышы тотрыксыз кала: кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгырлар көтелә, яшенле яңгыр булу ихтималы да бар. Көньяк-көнбатыштан исүче җил көчәеп, 6–11 м/с тизлеккә җитәчәк, ә көндез аерым вакытларда аның көче 15–20 м/с кадәр артырга мөмкин.

Көндезге температура +12…+17 градуска кадәр күтәрелсә дә, булса да, көчле җил һәм явым-төшемнәр сәбәпле ул бераз салкынрак кебек сизеләчәк.

Һава шартларының үзгәрүчән булуын истә тотып, юлларда һәм ачык һавада саклык чараларын күрү сорала.


Нет комментариев