Борылышта юл бирмәгән
Яңалыклар

Борылышта юл бирмәгән

3 октябрь көнне кичке сәгать 6 тулганда Яр Чаллы – Әҗмәкәй юлында бер-бер артлы хәрәкәт итүче «Лада Веста» автомобиле белән «Тойота Королла» машинасы бәрелешә. Сәбәбе – беренче машинаның сулга борылганда икенчесенә юл бирмәве.

Нәтиҗәдә беренче автомобильнең йөртүчесе – 24 яшьлек егет һәм шул машинаның пассажиры – 44 яшьлек хатын-кыз күпләгән баш җәрәхәтләре ала. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре аларның икесен дә БСМПга алып китә.  

/ Фото район ЮХИДИ бүлегеннән алынды. 
 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев