Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Борчылырга сәбәп юк

Быелгы август яңгырлары, дымлы һава – урып-җыю эшләрен динамикалы башкаруда уңайсызлыклар тудырды. Шуңа да карамастан район игенчеләре кояшлы, аяз көннең һәр минутын файдаланып калырга тырыштылар.

Ашлык җыеп алуда республика буенча безнең район 4 нче урында. Бүгенге көнгә район игенчеләре 108 мең тонна бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп алды. Урак, билгеле сәбәпләр аркасында, август аенда бераз тоткарланды. Бу – халыкта бераз шөбһәләнү тудырды. Тормышның ачысын-төчесен татыган ил агалары иген уңышын югалтуларсыз җыеп алып келәтләргә салуның ни дәрәҗәдә җаваплы һәм авыр хезмәт икзнен беләләр. Шуңа да, аларның борчылуы урынлы. Шунысы сөенечле, уңыш яхшы – гектарыннан 33,3 центнер ашлык чыга.

Гомумән алганда, бөртеклекузаклы культураларның 85 проценты бүгенгесе көнгә урыпҗыелган. Көннәр шулай матур торганда калган мәйданнардагы ашлыкны урып-җыюны санаулы көннәрдә төгәлләрбез, ди зур ышаныч белән район аграрийлары.

Авыл халкы урып-җыю чорында һава торышы белән аеруча кызыксына. Бу – табигый. Ил куәте – икмәктә. Ел – икмәкле, уңышлы килде. Районыбыз аграрийларының уртак тырышлыгы белән үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алу һәм саклауга кую эшләре районда оештырылган төстә дәвам итә. Димәк, борчылырга сәбәп юк!

Хәзерге вакытта «Сәйдәшев исемендәге» җитештерү кооперативында мал азыгы буларак силоска кукуруз суктыру эшләре бара. «Кама» агрофирмасы бүгенгесе көнгә 800 гектар җирдә шикәр чөгендерен алды. Уңыш яхшы – һәр гектардан 464 центнер татлы тамыр чыга. «Әнәк» ҖЧҖе агрофирмасының «Ворошиловский» филиалы шикәр чөгендере алуга кереште. Гүзәл Мингалиева КФХгы, «Лила Флора Агро» ҖЧҖе бәрәңге казып алуга кереште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев