Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бикләнлеләр – үҗәт халык

Биклән авылында үткән Шәҗәрә бәйрәме башыннан ахырына кадәр видеотасмага язып алынды. Димәк, кичәгә килә алмаганнар да бик тә файдалы булган бу материалларны карый алачак, тарих укытучылары дәресләрдә күрсәтәчәк. 

Бәйрәмгә әзерлек барышында бер-ике атна эчендә борынгы әйберләр дә тупланды, элеккеге киемнәр дә чистарды, юылды, хәстәрләнде, артистлар да табылды.
Чын артистлар халык арасыннан чыга бит ул. Бу тамашаны карагач та шул фикердә калдым. Алар уйнамады, алар сәхнәдә яшәделәр. Без еллар аша үзебезне күрдек, балачакка, яшьлеккә, ерак үткәннәргә кайттык. Сәхнәгә зурлар белән беррәттән укучылар да менде. Болары – өлкән буын халык театры артистларына лаеклы алмаш.
Авылдашларым чыгышында «Биклән авылы тарихы» китабымнан тарихи авазны ишетү миңа бик рәхәт булды, шундый кирәкле эш эшләгәнлегемә сөенеп утырдым. 
Үткәне белән чын мәгънәсендә горурлана алырлык нәселләр күп бездә. Бу кичәдә Кәрим-некеләр нәселе турында Фирия Гарипова, Шәйдуллин Зөфәр абыйлар нәселе турында – Нурия Садыйкова, Сарманаевлар нәселе турында Наилә Сарманаева таныштырып үтте. Бикләнгә беренче килеп утырган гаиләләр – Сарманай, Бигилде дигән кешеләргә барып тоташа икән аларның нәсел җепләре. Сарманаевлар нәселенең данлыклы дәвамчысы – җырчы сандугач Сәрия Нәбиул-линаның килүе бәйрәмгә аерым ямь кертте. 
Кичәне эзлекле итеп Роза Әхмәтҗанова алып барды. «Хәтфә» фольклор ансамбле артистлары элеккеге тормышны сәхнәләштереп күрсәтте. Күренешләрдә Илдус Абдуллин, Фирия Гарипова, Асия Фазуллина, Римма Нургалиева, Саимә Рәхимова, Нурисә Гыйниятуллина, Нурия Садыйкова, Гөлнур hәм Мирза Гыймадиевлар hәм башка бик күп авылдашлар катнашты. Чын элеккеге йорт эче! Чигелгән япмалар, элеккеге сәгатьләр, рамлап куелган фотосурәтләр, он җилпучы, йон җегерләү кабасы – берсе дә калмаган. Кул белән әйләндерә торган сепараторны Шәйдуллин Зөфәр абыйлар йортыннан тапканнар. Авыл мәдәният йорты сәхнәсенең әле беркайчан да музей кебек соклангыч итеп бизәлгәнен хәтерләмим. Барысын да юнәлткән, тапкан кызлар, егетләр! Афәрин!
Бәйрәм тәмамлангач «музей-сәхнә»дә истәлеккә фотога төшеп, интернетка куюым булды, «Рәзинә, нинди музейда йөрисең әле син?» – дип яза да башладылар инстадусларым. Менә бит, бер көн эчендә чын музей ясап куйдылар авылдашлар.
Халык залдагы күргәз-мәләргә дә игътибар итми калмаганнардыр. Анда элеккеге татар халык ашлары күргәзмәсе дә, бай эчтәлекле шәҗәрәләр дә куелган иде. Мөдәфис хәзрәт боламык пешереп алып килгән булса, Асия Фазуллина тәмле итеп борчак кыздырган. Гөлнур Хәйруллинаның мичтә пешкән түгәрәк ипие дә бик уңган иде. Ул тәмле итеп кызыл катык та оеткан. Ә Римма Нургалиева кабак бәлеше пешергән. Өстәлдә кипкән карлыган чәе дә, мәтрүшкә дә, язган май hәм башка бик күп татар халык ашлары тезелгән иде.
Бәйрәм үтте... Ә күңелдә күпме якты хатирәләр калды. Димәк, максатыбызга ирештек. Мондый саллы кичәләр халык өчен, бигрәк тә киләчәк буын өчен бик кирәк бит.

Рәзинә Сәетгәрәева, ТР Журналистлар союзы әгъзасы. 
/ Фото Рәзинә Сәетгәрәевадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев