Бикләнлеләр гошер сәдакасының бер өлешен махсус хәрби операциядә катнашучылар файдасына бирергә карар кылды
Яңалыклар

Бикләнлеләр гошер сәдакасының бер өлешен махсус хәрби операциядә катнашучылар файдасына бирергә карар кылды

Гошер – зәкәтнең бер төре. Елга бер мәртәбә җыелган уңышның уннан бер өлешен фәкыйрьләргә бирү фарыз санала.

Биклән авылының имам-хатыйбы Мөдәфис хәзрәт белән бергә волонтерлар коры ашлар әзерләү пунктына авыл халкыннан җыелган бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә, суган, сарымсак, кабак, ташкабак, татлы һәм ачы борыч, петрушка, укроп илттеләр.


Нет комментариев