Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бик тәмле бәрәңге коймагы әзерләү ЫСУЛЫ

Бик җиңел һәм “тәмле” рецептларның берсе бу. Моны балалар да бик яратып ашый.

10-12 данә коймак өчен  700г бәрәңге, 200-250г он, 2 йомырка, 3 сарымсак теше, кечкенә генә 1әр бәйләм укроп һәм петрушка, 2 аш кашыгы үсемлек мае, ярты чәй кашыгы тоз кирәк була.

Пешкән бәрәңгене төеп, боламык ясыйбыз. Тоз һәм үсемлек мае өстәп, болгатабыз. Шуннан соң ваклап туралган яшел тәмләткечләр, йомырка, вакланган сарымсак салып, бәрәңгене камыр кебек изәбез.

Куна тактасына он сибәбез. Бәрәңге “камырын” рулет кебек озынча хәлгә килгәнче әвәлибез, аннары 10-12 бертигез өлешкә бүләбез. Һәр өлешне, камыр кебек, юкарак итеп җәябез (җәемнең диаметры чама белән 20-22 см булырга тиеш).
Бәрәңге «коймакларын» кызган майлы табага салып, әйләндерә-әйләндерә, 2-3әр минут кыздырып алабыз.

Реклама

 

Ватаным Татарстан

Фото: 1000.menu

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X